Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алма чоры...

Алма чоры... Күңелләр дә тулып ташкан.

Алма чоры... Күңелләр дә тулып ташкан.

Буш хыяллар, томан булып, күккә ашкан.

Өметләрең акламадым. Сөйдем бары.

Яңгыр булып үрсәләнә җанның зары.

...Сукранып син, иртә килгән көзне тиргәп,

Җәен ачык тәрәзәңне куйдың бикләп.

Җилләр түгел, җансыз салкын пыялага

Парә-парә телгәләнгән күңел кага.

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! 😍

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ахх бу күнел... ин нечкә кыллары уянды.Искиткеч мэгьнәле шигырь.Аф әрин Лениза👌

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур шигырь

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тирэн мэгьнэле шигырь авторы Лениза Вэлиева чиксез ихтирамны жибэрэм. Булдырасын!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Булдырасың, Лениза