Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аллаһка ялвару

Галәмне тәрбия кылучы Аллаһ бар һәм Ул бер, инанам.

Галәмне тәрбия кылучы

Аллаһ бар һәм Ул бер, инанам.

Әл-Вәли, юлымнан яздырма,

Аерма зиһеннән, иманнан.

Әгәр дә ялгышып кемнедер

Гаепләп сөйләсәм кешегә,

Ярлыка, Әл-Гафур, гайбәт сүз –

Зур гөнаһ, исемә төшер дә.

Догада оеган чагында

Әл-Вәһһәб, ялварам Үзеңә.

Тәнемә-җаныма саулык бир,

Җиткәндә гомерем көзенә.

Бүләгең – чын иман, хак дин һәм

Гамәлләр ихластан кылынган.

Картлыкта күрсәтче, Әл-Кәрим,

Шәфкатең кызымнан, улымнан.

Каршыңа киләчәк колың мин

Ахирәт, мәңгелек илендә.

Әт-Тәүүәб, Әр-Рахим,

Әл-Гадел, Әл-Галим,

Әл-Газыйм Син генә!

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев