Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аллаһ кушса...

Тауга менеп, таудан төшсәм төшим, – Үз сукмагым булсын, үз юлым.

Тауга менеп, таудан төшсәм төшим, –

Үз сукмагым булсын, үз юлым.

...Чәнечкеле куак арасыннан

Эзләп йөрим таңның былбылын.

Энҗе эзләп чумсам, төпкә чумыйм,

Тыным бетсә бетәр, батармын...

Таш тапсам да, ул үз ташым булсын –

Мин дошманга аны атармын,

Бәддогасы итеп татарның.

Сыенсам да кайнар моң иленә,

Сәҗдә кылып, рухта уянып,

Язмышымның үз күзләре аша

Аллаһ кушса,

Күрәчәкмен бөтен дөньяны.

Ачы булса, әйдә, була күрсен

Туа күрсен, тик үз җимешем.

Каным кайный, әмма вулкан атып

Тукталмасын йөрәк тибешем…

Шагыйрь итеп, үз иләге аша

Үткәрерме вакыт? Билгесез.

…Һәр карышка күчкән сокланычым, –

Җанкаемның тәрәз өлгесе.

Минем чәчәк, ул минеке булсын…

Үзем кушармын да исемен.

Сөюемә төреп дөньялыкка,

Хистән арынмаган бар халыкка

Йоктырырмын аның хуш исен,

Аллаһ кушса…
 

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев