Алла гыйшкына

Хәзерге әдәби телдә

Аллаһ гыйшкы хакына

Без дә бер кешедәй дус булыйк Аллаһ гыйшкы хакына;

Эрелек, төче теллелекне ташлыйк Аллаһ гыйшкы хакына. Милләтнең күңеле аңа юнәлсен Аллаһ гыйшкы хакына;

Иске чир, түбәнлек юк булсын Аллаһ гыйшкы хакына.

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ гыйшкы хакына; Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә Аллаһ гыйшкы хакына.

Болай итеп, наданлык безне измәсен Аллаһ гыйшкы хакына; Чарасын яз яки телдән сөйлә Аллаһ гыйшкы хакына.

Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Аллаһ гыйшкы хакына; Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Аллаһ гыйшкы хакына.

Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, –

Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Аллаһ гыйшкы хакына.

Без дә кеше ич, итик гайрәт Аллаһ гыйшкы хакына;

Бу дөньяны хәйран калдырыйк Аллаһ гыйшкы хакына.

Милләтне күтәрергә күңлем ашыга һәм ашкына;

Китмәсен күңлем очып, бастырып куй таш кына.

Тиеш булды безгә билне буу Аллаһ гыйшкы хакына;

Мәгърифәт, һөнәр туамы? – бар да Аллаһ гыйшкы хакына.

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Аллаһ гыйшкы хакына;

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Аллаһ гыйшкы хакына.

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: