Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алкын дәрья хәтере

Инде ничә тапкыр басып торам күпне күргән Идел ярында.

Инде ничә тапкыр басып торам

күпне күргән Идел ярында.

Авыр итеп сулыш ала дәрья,

ишетелеп куя зар-моң да.

Исәннәрне шулай искәргәндәй,

бер-бер артлы агып ел килә.

Сәйяр рухлы дулкын, гафу сорап,

тагы аягыма егыла:

«Истигъфар!..»

Олы суга һичкем гаеп такмый,

безне бәйли уртак сөйдергеч.

Татарларны елга тирәсеннән

җиргә туймас патша сөрде ич.

...Бабайларның барлыйм биләмәсен,

җанга имдәй тансык юнь керә.

Дуылдашкан Идел дулкыннары

дәррәү миңа табан йөгерә.
 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев