Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәлилчеләрне уйлап

Көек исе килә кыйтгалардан, чор җилләре яман исәләр. Бүген инде заман залимнәре халыкларның телен кисәләр.

Җәлилчеләрне уйлап

Көек исе килә кыйтгалардан, чор җилләре яман исәләр.

Бүген инде заман залимнәре халыкларның телен кисәләр.

Җаһиллек

Нинди җаһил заман бу?! Адәмнәргә юк бәя...

Кадерсез мәгыйшәттә каберсезләр күбәя.
 

Дөресе шул

Күзгә төтен җибәрәләр. Куанабыз.

«Тел бетми ул, рух исән!» – дип юанабыз,

Әкрен-әкрен ишелә бит гөлле нигез,

Авыша өй. Шуны күрмәс дивана без.
 

ХХХ гасыр башы

Җилдәй очты ак чаптар, юлларга тузан ятар.

Кояш баешларында шәйләнә сәйяр татар.

 

Ахырзаман

Җир кабыгы ярылганмы, тирәнгә кача сулар.

Туфан булып, берәр көнне бәреп чыгачак шулар.

 

Соңгы корбан

Җирнең бөтен ямьнәре берьюлы бетәчәк бер.

Соңгы аккошны чалыр көннәр дә җитәчәк бер.

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash
 

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев