Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алгы тәрәзәдән өй эченә...

Сириннәргә күмелеп, синең белән Бер иңлисе килә каланы.

Алгы тәрәзәдән өй эченә
Сирин чәчәкләре үрелгән.
Язлар белән син килерсең төсле,
Ялкын салып минем күңелгә.
Чәчләремә сирин таҗы када,
Учыңа ал җанның ярасын.
Тик син генә якты язларыма
Мине гашыйк итә аласың.
Кочагымда сирин чәчәкләре,
Караш тулы җылы наз гына.
Җанны учка кысып көтәм һаман –
Язга кадәр калды аз гына.
Йөгереп кенә үтеп булмый икән
Кышлар белән язлар арасын.
Язлар килгәч, ялкынланып калган
Эзләремнән эзләп табарсың.
Сириннәргә күмелеп, синең белән
Бер иңлисе килә каланы.
Әгәр язлар синсез килер булса,
Кышларымда гына каламын…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев