Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алга атла

Абынулар була, иң мөһиме – торып бас та, атла алга таба!

Тагын бер кат! Әйдә, тагын бер кат!

Тирән сулыш ал син һәм сула!

Ышан шуңа: егылганнан соң да

торып басып, атлап китеп була!

Тагын бер кат! Әйдә, тагын бер кат!

Күз яшьләрен җиңең белән сөрт тә,

кара алга – күрәсеңме анда

күпме яуланмаган үрләр көтә.

Тагын бер кат! Әйдә, тагын бер кат!

Бар көчеңне йодрыгыңа тупла! 
Бу юл таныш сиңа, аны үтсәң,

ихтыярың тагын да нык була!  

Тагын бер кат! Әйдә, тагын бер кат!

Үз-үзеңә – тезләреңә таян!

Кузгалырга кирәк киләчәккә –

авыртса да әле калеб яраң.

Тагын бер кат! Әйдә, тагын бер кат!

Уйларыңны, хисләреңне барла!

Абынулар була, иң мөһиме –

торып бас та, атла алга таба!
 

РӘМИЛӘ МАЙОРОВА

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев