Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алдану

...Бу дөньяда бик күп төрле алдану бар.

Төп-төз Каен ышыгында Гөмбә үскән

Һәм масаеп әйтә икән күршесенә:

– Шушы каен – минем иң яхшы терәгем,

Лаек моңа гөмбәләрнең бик сирәге.

Дым да җитә миңа монда, яктылык та,

Юрыйм шуңа һәр нәрсәне яхшылыкка.

Безнең дуслык мәңге бетмәс дуслыктыр ул,

Бездәй ышанычлы дуслар һич юктыр ул.

Тагын күпме масаер иде күршегә,

Көтмәгәндә килеп чыккан да кешеләр,

Бар гөмбәне тырысларга тутырганнар,

Сөенешеп, соңрак ялга утырганнар.

– Нинди шәп урынны таптык, – дигән берсе, –

Бу каенны калдырырга кирәк истә.

Ышанычлы булсын өчен тамга салыйк,

Ботагына берәр яулык-мазар тагыйк.

Берничә көн үтте микән, үтмәгәнме,

Бу урыннан юлы узган, ди, берәүнең.

Һәм тамгалы төз каенга күзе төшкән,

Өлгергәнче башкалар дип, тизрәк кискән.

...Бу дөньяда бик күп төрле алдану бар,

Төрле сәбәпләрдән туа алданулар.

Хакыйкатьне кайбервакыт тану авыр:

«Минбеләмлек», «Минбелмимлек» күзне буар.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X