Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алдала, син!

Кәеф җибәрер сүзләреңне Әйтеп салма алдан ук.

Алдала, син:

«Тереләсең...

Яшисең», – диеп.

Белеп торам – ялган!

Белеп торам!

Ә шулай да рәхәт алдану.

Кәеф җибәрер сүзләреңне

Әйтеп салма алдан ук.

Аз булса да яшәп калыйк

Ялганнарга алданып.

Алдала, син: булсын ялган,

Рәхәт яшәү, алданып.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев