Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алда ярлар бардыр әле

Көзләр диеп тормый әле Чәчәк ата гөлләрем шул, Чәчәк ата гөлләрем.

(«Алда гомер бар микән?» халык җыры көенә)

Без сөешкән аланнарда

Үсә иде тал-тирәк шул,

Үсә иде тал-тирәк.

Мине ташлап китәр өчен

Бик өшегән җан кирәк.

Һаман әле чәчәк ата

Син яраткан гөлләрем шул,

Син яраткан гөлләрем.

Минсез сиңа кыен булыр,

Айлы булсын төннәрең.

Көзләр диеп тормый әле

Чәчәк ата гөлләрем шул,

Чәчәк ата гөлләрем.

Әй, җаныем, алда әле

Бик сагыныр көннәрең.

Алда ярлар бардыр әле,

Мин соңгысы булмасын шул,

Мин соңгысы булмасын.

Мине  искә алган чакта

Күңелләрең тулмасын.

Инде янә кышлар килә,

Мулдан булыр карлары шул,

Мулдан булыр карлары.

Минем кебек өзелеп сөйсен

Сине яңа ярларың. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев