Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ал бака

Бу якларның күңеле киң – Һәркемгә җитеп тора, Сырхауларга сихәт теләп, Ал бака көтеп тора.

Бәкер шифаханәсендә ял итүчеләр арасында

Озын күл ләмендә ал бака күрсәң,

бар сырхауларыңнан да арынырсың,

дигән ышаныч йөри. 

Камышлыктан яр башына

Ал бака чыгып яткан.

(Кайсы әкият батыры,

Ук атып, күлмәк яккан?)

Кемнәр килә, кемнәр китә,

Үрелеп карап тора –

Аллеяда төгәл сәгать

Вакытны санап тора.

Назлы Аккош, бүз Тургае

Һәм җитез Карлыгачы,

Иртән-иртүк куаклыкта

Өздерә Сандугачы.

Монда әкият дөньясы –

Һәркем яңа тугандай,

Мәгърур чыршы шөлеменә

Килеп куна тулган ай.

Кыр үрдәкләре сазлыкта

Һәр язда оя кора,

Каенсарда пар аккошлар

Томшыгын учка куя,

Монда аяк асларына

Алмагач алма коя.

Бәкер картның ат өере

Шикелле ак томаннар,

Таңнан торып, Озын күлгә

Төшеп су коеналар.

Елак талның толымына

Өмет килеп сарыла,

Томшыгына бишек элеп,

Ләк-ләк канат кагына.

Бу якларның күңеле киң –

Һәркемгә җитеп тора,

Сырхауларга сихәт теләп,

Ал бака көтеп тора.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев