Логотип Казан Утлары
Шигърият

Акланмаган фидаилык

Гөрләп торган сәүдә йорты яна – кемдер кызыл әтәч җибәргән...

Гөрләп торган сәүдә йорты яна –

кемдер кызыл әтәч җибәргән.

Базар тоткан бәгъзе чарыс затка

гүя әфсенләүче җил бәргән.

 

Хәтта көя сөймәс чүпрәк өчен

шулай кат-кат утка кер әле!

Мамык кыры сыман дөрли талчук,

шарт-шорт ата иблис коралы.

 

Ялкын теле бии хәтәр туйда,

кием чөеп уйный өрәкләр;

яшен ташы булып оча кебек

урыныннан купкан йөрәкләр.

 

Гомер хакын белә алмас малдар,

фәкыйрь илдә ничә ел баеп.

Коткарылган шәрә манекеннар

кар өстендә ята елмаеп...

 

"КУ" 6, 2020

Фотоpixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев