Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак хыяллар бүләк ит

Ак хыяллар бүләк ит син миңа Карлар яуган шушы вакытта.

Бөтерелеп тагын карлар ява,

Ак буранга шәһәр күмелгән.

Бәхет юрап әйткән теләкләрне

Дога кебек укыйм күңелдән.

Сынауларны җиңгән үзебезне

Югалтмаска иде ваклыкта.

Ак хыяллар бүләк ит син миңа

Карлар яуган шушы вакытта.

Буран эчендәге биек йортлар

Саклый кебек безне өшүдән.

Шул карларга ияреп уйный уйлар, –

Үткәннәрне искә төшерәм.

Элеккедәй булмас бернәрсә дә,

Элеккедәй түгел беркем дә...

Ак хыяллар бүләк ит син миңа

Карлар яуган шушы бер көндә.

Кала урамнары карлы бүген,

Буран күмә иске эзләрне.

Әйткән сүзләреңә елмайсам да

Дымландыра һаман күзләрне.

Чыдасам да килгән җәзаларга

Терелмәдем әле мин гел дә...

Ак хыяллар бүләк ит син миңа

Карлар яуган шушы мизгелдә.

Нәфисә САБИРҖАНОВА 

"КУ" 03, 2024

Фото: архивтан

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев