Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак төннең көмеш аты

Әкияти төн бу. Юк бер өн. Төнне нурлый йолдыз көлтәсе. Үләннәргә кереп югалды Тын болынның көмеш кәлтәсе.

Әкияти төн бу. Юк бер өн.

Төнне нурлый йолдыз көлтәсе.

Үләннәргә кереп югалды

Тын болынның көмеш кәлтәсе.

Саксыз гына гөлгә кагылдым,

Чуар күбәләкне уяттым.

Әкияти төннең ак атын

Көмеш үләннәрдә уйнаттым.

Тояклардан нурлар сибелде,

Төн тузгытты ефәк ялларын.

Ак атымның җылы сулышы

Тибрәндерде инеш талларын.

Көнгә каршы чапты аннары,

Берьялгызым таңны аттырам.

Нур көлтәсе күкләр катында,

Әкрен-әкрен мин дә яктырам.

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев