Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак күбәләк

Шушы тәрәзләрдән шушы дөньялыкка Ак күбәләк төсле балачагым бакты.

Мин сагынган йортның чаршаулары зәңгәр,

Зәңгәр бизәкләрдән көн агыла талгын.

Утсыз тәрәзләргә, төнге пәрдәләргә

Борылам да карыйм, борылам да тагын...

Кашагага сонган орчык төсле менә

Кыбырсый да күңел, ашкына да тына.

Тәрәз төбендәге сулган яраннарга

Канатлары таплы ак күбәләк куна.

Ул адашкан, ахры. Утсыз тәрәзләрнең

Яктысы да соры, сулышы да салкын.

Шушы тәрәзләрдән шушы дөньялыкка

Ак күбәләк төсле балачагым бакты.

Сизгер сайгаклардан вакыт уза сыкрап,

Өстәлдә өч касә – кул җылысын җуйган.

Үзен-үзе кочып, кабат кырлач көтә

Сәке түрендәге иске сырган юрган.

Йортның ишегенә тотка куйган кешем –

Каенлыкта ташка чүкеп уйган исем.

Бабам кочагына сыенырга ымсып,

Җанда сызлап торган үксез сөю хисе…

Мичтә тәгәрәткән кайнар көлчә исе,

Әкиятле кичләр, кәгазь-каләм исе.

Әбкәм күзләрендә туган туфрак төсе,

Җан ярасы төсле, күз карасы төсле.

Еллар арты еллар, гомер арты гомер

Шартлап ава җиргә, кара туфрак кочып.

Вакыт күзен төртеп, нидер көтә төсле

Кашагада калган иске җитез орчык.

Зәңгәр чаршаулардан чор агыла талгын,

Шушы үксез йортка әйләнәм дә кайтам.

Салкын тәрәз төбе. Сулган яран гөле.

Канатлары таплы ак күбәләк ята. 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев