“Ак карга”
Тик яшьне сөртеп, баш исәм иям, Бөртек наз көтеп Туган җиремнән!
Калдым микәнни җиде ятларга,
Качыйм микәнни җиде якларга?
Бар да кап-кара, бер мин “ак карга”,
Кай тарафларга белмим атларга...
- Атла, - ди, - бире, җиде юл чаты,
Тарткалый кире җиде юл чаты;
Заман шулчаклы катлаулы-катлы,
Ә мин һаман шул – сабыр, беркатлы.
Җиде юл дәшә җиде чатларга,
Тик бозы-ташы тора чатнарга...
Кызыл кар түгел, яумый ак кар да,
- Якты кыйблам кайсы якларда?!
Боздан табанны куптара торам,
Туңган тән-җанны коткара торам;
Чынлап әллә нәкъ уртада торам,
Әллә иң биек ноктада торам?..
Кайда торсам да ятка сер бирмәм:
Артка егылмам, алга бөгелмәм!
Тик яшьне сөртеп, баш исәм иям,
Бөртек наз көтеп Туган җиремнән!
Рифкать Закиров
"КУ" 06, 2018
Фото:pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев