Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак калфак

Хәмдиягә сүз кушмагыз! Кагылмагыз ярага.

«Хәмдиягә сүз кушмагыз,
Зиһене таралган чагы...»
Алларында тиңсез яры, –
Әле җылы кочагы...
Ләкин инде ак калфагы
Яткан ике арага...
Хәмдиягә сүз кушмагыз!
Кагылмагыз ярага.
«Ал мине дә үзең белән!» –
Талпынадыр кыз бала.
...Җаннар күккә ашканда, аһ!
Ак калфак җирдә кала.

 

«КУ» 07, 2027

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев