Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак буранда адашасым килә

...Минем бары яннан киткәннәрне Җанымнан да җибәрәсем килә!..

Ак буранда адашасым килә.

Төкселектән, төссезлектән йөдәп,

Кышлар кичтем. Озын төннәр буе

Тик бер төшкә керүеңне теләп!..

 

Хәтта төш тә кабатланмый.Мин аңладым.

Һәм... Бу халәт бер үтәргә тиеш!

Яшәү яшәү микән сиңа җирдә,

Минем җаннан киталмаган килеш?!.

 

Үталмәгән килеш киләчәккә,

Кичә белән иртәгәне бутап?!.

Күрәсеңме, кыш та башка хәзер.

Буранламый. Елый гына сыктап...

 

Ваз кичәргә булдым бу хисләрдән.

Көчсезлектән түгел. Көчсез, димә!

...Минем бары яннан киткәннәрне

Җанымнан да җибәрәсем килә!..

 

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев