Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйтелмәгән сүзләр...

Әйтер сүзе калган кебек кышның, – Буран туктамады, төнгә калды.

Әйтер сүзе калган кебек кышның, –

Буран туктамады, төнгә калды.

Кара түгел бу төн – ап-ак һава, –

Тоташ тузан кебек ак кар ява.

Каплап куя барлык сукмакларны,

Булмагандай югалалар эзләр.

Ә бит кемдер җылы җәйдән түгел,

Яшьлекләрен ап-ак кардан эзләр.

Әйтер сүзе калган кебек кышның, –

Тирәк башларына карын өя.

Кыш алдында гаепләре бардай,

Урман-кырлар кышка башын ия.

Әйтер сүзе кала һәр фасылның, –

Кышның, язның, җәйнең, көзләрнең дә...

Әйтелмәгәннәре серлерәк шул

Әйтелергә тиеш сүзләрнең дә.

Әйтер сүзе кала һәр кешенең,

Киткән чакта гомер көзләрендә. –

Чәчләре – кыш, күзләре яз кебек,

Көз сарысы була йөзләрендә.

Әйтелмичә калган сүзе җәйдер,

Яшеренгән кереп йөрәгенә...

 

"КУ" 03,2024

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев