Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аерылу юк

Аерылу юк сөйгән йөрәкләргә, Без кавыша алмас ара юк...

Аерылу юк сөйгән йөрәкләргә,

Без кавыша алмас ара юк,

Сагыну бар, ләкин күңелләрдә

Әрнеп торган утлы яра юк.

Вокзаллар бар. Вагон янында бар

Минутның иң кыска чаклары,

Бөтен юллар буйлап килә торган

Бар шатлыклы сәлам хатлары.

Һәр урында тормыш кочак җәя,

Кул сузалар миңа чын дуслар,

Чөнки җирдә, сөю белән бергә,

Илгә багышланган хезмәт бар.

Арабызда кояш балкып тора,

Җилләр исә, яман җил түгел,

Илебез киң, ләкин кешеләрне

Адаштыра торган җир түгел.

Сагыну бар, алда күрешү бар,

Күңелләрдә утлы яра юк.

Бер Ватанның балалары өчен

«Аерды бит», дияр ара юк.

«Совет әдәбияты». 1949 ел, 12нче сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев