Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аем күрде, кояш ала барды...

Ямьле иде язым – балачагым, Шау чәчәктә иде болыннар. Мин йөгерәм, гүя чабуымнан Чеметеп чаба уйнак колыннар.

Ямьле иде язым – балачагым,

Шау чәчәктә иде болыннар.

Мин йөгерәм, гүя чабуымнан

Чеметеп чаба уйнак колыннар.

 

Колыннары үсеп, тай булдылар,

Яз айлары үтеп, җәй керде.

Балачакның чуар бизәлешен

Бер тукталып карар җай килде.

 

 ...Сау бул, җәем. Алтын биеклегем –

Көзләрем ул: кызым, улларым,

Куш учларым тутырып дәүләт бирәм –

Көз муллыгы сезгә – җырларым!

 

Инде иңгә ак шәл ябарга дип,

Кышы карап тора текәлеп.

...Аем күрде, кояш ала барды...

Яшәдеңме гомер, кинәнеп?

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев