Логотип Казан Утлары
Шигърият

Адәм баласы

Туганлык хисләрен Басып китсә нәфсе...

ЦИКЛ

 

Туганлык хисләрен

Басып китсә нәфсе,

Адәм баласының

Бер-берсен күрәлми

Мәңге тилмерәсе...

 

***

Сәбәбе – бердәнбер,

Юк читтән эзлисе...

Адәм баласының

Ямьсезлегендә тик

Гаепле көзгесе...

 

 ***

Мыскалга салына,

Сатканы, алганы.

Адәм баласының

Бармагы очында

Үлчәнми калганы...

 

***

Буе җиткәненчә

Җимеше өзелгән...

Адәм баласының

Барасы юлына

Киртәләр тезелгән.

 

***

Җир – үз күчәрендә.

Күк – үз кабыгында...

...Адәм баласына

Табылып торыр гел

Нидер табынырга.

 

***

Көн арты көн үтә,

Ел сүтелеп бетә.

Адәм баласының

Гомере сәгате –

Тукталганын көтә.

 

***

Җиңе сызганылган,

Иңгә йөк салынган.

Адәм баласының

Маңгаена сырлап:

«Эш» – диеп язылган.

 

***

Ярын җуйган елга

Җәелеп саегыр...

Адәм баласының

Кайсылары гына

Шуңарга кайгырыр.

 

***

Өермә котырып,

Кубарылыр тузан.

Адәм баласының

Догалы куышын

Афәт урап узар.

 

***

Чакрымлы катлам боз

Япкан ут-вулканын.

Адәм баласының

Исенә төшерер

Бөтен онытканын...

 

 ***

Борылып караса,

Күрмәгәнен күрер...

Адәм баласының

Үткәненнән качып,

Киләчәге килер...

 

***

Җисеме асылы –

Төсендә, исендә...

Адәм баласының

Җенси азынуы

Хайвани хисеннән.

 

***

Халыклар төрмәсе

Булганда хак иле,

Адәм баласының

Коты табанына

Төшәре билгеле...

 

***

Туган туфрагында

Куышын коралган.

Адәм баласының

Нәселе-касәбе

Дәвамы юралган.

 

***

Галәмнәр бер-берсен

Кысрыклап киңәя...

Адәм баласының

Туганнан бизүе-

нә ачык киная.

 

 ***

Мәхәббәт колы бар,

Бар нәфесе колы.

Адәм баласының

Шулар коллыгыннан

Юктыр котылыры.

 

***

Шар куып, туп тибеп,

Капкага ыргылган.

Адәм баласының

Бар уе, гамәле

Алдауга корылган...

 

***

Бар гомере торадыр

Югалту, табыштан...

Адәм баласының

«Батмамын» дигәне

Саламга ябышкан...

 

***

Якты көн йотылды

Төннең упкынына...

Адәм баласының

Әверелүеме

Вакыт тоткынына?!

 

 

Циклны тулысы белән "Казан утлары" журналының 6 нчы санында (2019) укыгыз.

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев