Логотип Казан Утлары
Шигърият

Адашу

Бүре булып уласаң да, ишетмиләр – Адым саен колакчыны төшкән бүрек…

Бу заманга каян килеп чыктым соң мин,
Ни, нәрсә дип, күз яшемне сыктым соң мин,
Өмет диеп, өммәт диеп, хөрмәт диеп,
Уты төшмәс чакмага ник суктым соң мин?
Борылам да карап торам үткән юлга,
Үткәннәрне барлап торам үпкәм мулга:
Замананың тышаулары арта бара,
Чыбыркысы күчкән саен кулдан кулга.
Бу заманны каян эзләп таптым соң мин,
Ник Гаязның инкыйразын тактым соң мин
Муеныма, куеныма?.. Белә торып,
Кар базына нигә утлар яктым соң мин?

Адаштыра тома сукыр уйлар кереп,
Томалана акыл кысыр туйлар күреп...
Бүре булып уласаң да, ишетмиләр –
Адым саен колакчыны төшкән бүрек…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев