Адашкан кайтаваз

Каныңны уяткан далада
ялгызың тукталып кал гына, –
үткәнне күзаллап җирсегән
күңелгә ят өннәр кагыла.
Бабамның кичеккән фөрьяды
гүяки йөрәккә ут сала.
Әремнәр, бәгырьне әрнетеп,
аякка тышаудай урала.
Онытыла башлаган әманәт
пышылдап, үпкәсен сиздерә.
Тып-тыныч тавышлар артында
ниндидер гыйбрәтле сүз тора.
Уйларың сурәткә әйләнер,
рәшәгә текәлеп, бер бакчы.
Адашып йөр(е)гән кайтаваз
бик мөһим мәгълүмат бирмәкче.
Томанлы табышмак телендә
алыстан элгәрләр эндәшә...
Мөкатдәс гамьнәрне барладым
далада ишеткән өн аша.
"КУ" 6, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз