Логотип Казан Утлары
Шигърият

АДӘМ БАЛАСЫ (бишьюллыклар)

Адәм баласы гел Ансат урталыкта Калырга теләде.

I


Гел үзгәреп тора:

Бөгелә, турая...

Адәм баласының

Яраша белгәне

Бер башка зурая...
М.Мирза.


***

Түбәнгә төшмәде,

Биеккә менмәде.

Адәм баласы гел

Ансат урталыкта

Калырга теләде.

***

Иртәләп килде яз,

Соңармады көзе:

Адәм баласының

Йөзенә сарылды

Басынкылык төсе...

***

Җиле тисә – сүнәр,

Кулы тисә – сынар...

Адәм баласының

Килбәтсезлегенә

Бер анасы чыдар...


***

Сихерче, багучы –

Уйдырма табучы:

Адәм баласының

Йокысын качырып,

Хафага салучы.

***

Юлында таш кыя –

Болытта түбәсе...

Адәм баласына

Урап үтәм дисә –

Кыйммәтрәк түләсе.

***

Ямап, ялгап, сузып

Бөтенәйтә барын –

Адәм баласының

Алтын баз тапса да,

Басылмас бу зары...


***

Үткән көн – үткән ич,

Бүген дә үтәчәк.

Адәм баласының

Ачлы-туклы көне

Гомренә җитәчәк.

***

Йола, юрамалар –

Ихтыяҗ, яраумы?

Адәм баласына

Күргәннән күрмәкче

Кыланып караумы?

***

Ниятенә каршы

Атламас бер атлам:

Адәм баласы үз

Туа-тумышыннан

Күп тапкан-югалткан.


***

Бәйгеләр... Бәйгедә

Атлар ак күбектә:

Адәм баласының

Атка җеназасын

Белгертә кебек тә...

***

Бәйгеләр ишәйде –

Кем җиңәр кемнәрне?

Адәм баласының

«Каймагы!» – дигәне

Иярдә көннәре...

***

Хөкемдары кемнәр? –

Мәңгелек бу сорау.

Адәм баласының

Көткән җавабыннан

Узып китәр урау...

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев