Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Ничә тапкыр һәлакәтен тапкан Туфан суы басып киткәчтен. Күктән яуган кисәү-кисәү ташлар Көлгә, комга уалып беткәнче. Һәлакәтен тапкан кайсы-кайда, Диңгез, дәрьялары ярлары Мәгарәсе эченнән табылган Сөяк-санаклары яралы... Чакрымлы боз катламында калган Тау, ташларны тезеп-корганы... Диңгез төбендәге хәрабәләр Хәбәрендә кемнәр торганы. Үткәненә төшенер өчен дә Акыл җитми, җитми фаразлар. Кешелекнең гөнаһы күп җирдә, Гөнаһына күрә газаплар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев