***

Тирә-якта бар да зарланыша, Бар да сүгә кемне булса да. Ә мин дәшмим, әмма елмаямын, Күңелләрем бик нык тулса да. Кемдер гаеп эзли күршесеннән, Кем – хатыннан, ата-анадан... Картлар йорты. Кемдер тәрәзәдә Хәбәр көтә газиз баладан. Уйлап кара: кемдә икән гаеп – Атадамы, әллә балада?!. Гаеп эзләп гомер уздырмыйкчы – Кылган куган кебек далада! Булмыйк әле, әнә, берәү сыман: Әй, үпкәләп ташка юлдагы, Тибә ярсып, аннан гаеп табып... Әрнеп үрсәләнә ул тагы... Бу тормышның төрле чагы була: Эссе була кайчак, суык та. Өскә ишеләдер кайгы-сагыш – Җибәреп шул булмый куып та! Кем гаепле?! Кемгә үпкәләргә – Тарихкамы, илгә, халыкка... Эзләп кара! Бәлки, табалырсың... Бик күп кырлы була хаклык та. Минем уңышсызлык – минем гаеп, Минекедер минем ялгыш та... Шушы җирдә биргән тормыш өчен Рәхмәтлемен насыйп язмышка!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: