Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кеше яшәеше – туу белән үлем арасы...

Уйлар, уйлар...

Уйлар, уйлар... Кайчак алар – тып-тын

Җәйрәп аккан елга агымы,

Кайвакытта күңел ярсулана,

Әйтерсең лә диңгез давылы.

Уйлар, уйлар... Кайчак күккә аша,

Галәмнәрне кайта әйләнеп.

Кайчак болыннарда чалкан ята,

Чәчәкләргә иркә бәйләнеп.

Уйлар, уйлар... Төрле-төрле була,

Агы була, кайчак – карасы...

Уйлар, уйлар – кеше яшәеше –

Туу белән үлем арасы.

 

Рифат Җамал

 

"КУ" 10 (октябрь), 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев