41дә туган замандашымны җирләгәндә
«Кырык берләр» үлә аламыни? Кеше күрмәгәнне күрдек без... Кырык бердә үлеп терелдек без, Шуңар «Кырык берләр» үлемсез!
Мин, влачның колак чокырында
Казык очлап, эзлим тәртибен:
Яңгыр карасында җирлим бүген
41нең «гади» ятимен.
«Кырык берләр» «гади» буламыни?!
Әле башында ук сугышның
Бишек күргән сабый ятим калган,
Ялгыз заты булып тормышның?
Бишегеңдә нибары бер кояш
Һәм ун боҗра сиртмәң – тәтиең.
Чормадан хат дәшә өчпочмаклы:
«Прагада һәлак әтиең!..»
Кичә генә туган кебек идек –
Үләргә дә вакыт җиттеме?
Әле дә әткәй кайтып керер сыман...
Эшелоннар кайтып беттеме?
«Кырык берләр» үлә аламыни?
Кеше күрмәгәнне күрдек без...
Кырык бердә үлеп терелдек без,
Шуңар «Кырык берләр» үлемсез!
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Комментарии
0
0
Борис бабай әле хәзер дә балтасы белән кизәнеп суга белә!
0
0