Логотип Казан Утлары
Шигърият

3912

Бөтендөнья сугышы беткәнгә Сиксән ел да үткән икән бит!

Бөтендөнья сугышы беткәнгә
Сиксән ел да үткән икән бит!
Сугыш башланганда туган сабый
Сиксән өчкә килеп җиткән бит!..
Көнгә чыксак, Җиңү бүлешәбез:
Бу – чын Җиңү? – Булса, кемнеке?
Миңа Җиңү булып номер кайтты:
«Өч мең тугыз йөз дә унике».
Кабер какташында номер үлми.
Тын алышы аның күкнеке.
Әнә, анда ничек кояш яна:
«Өч мең тугыз йөз дә унике».
Словак иле Зволен шәһәренең
Эчендәге каберлегендә
Унҗиде мең корбан яткан җирдә
Мәңгелеккә әзерлегендә,
Өч мең тугыз йөз дә уникенче
Сан язылган каберташ та бар.
Кәркәленең улы Нәҗметдинне
Эзләгәннәр шушыннан табар...
Номер булып ташка күтәрелгән
Кәркәленең газиз баласын –
Әтиемне каян аласы?
Шул таштанмы эзләп табасы,
Әрни йөрәгемнең ярасы!..

«КУ» 05, 2025

Фото: pexels.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев