Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

...12 октябрь төнендә

1 Көн дә бер җөе сүтелә Хыянәт төененең... Ышанмастан ышанырсың Кырын эше дүрт йөз елдан Басып кергәч өеңне... Биш гасыр битлек астында Хыянәтченең бите... Кушучлап җыйган карасын Илем-ыруым өстенә Бүген ул тагын сипте... – Аһ, – дигәнче аяз күгем Корымланып каралды... Котылгысызлык хастасы Кара елан угы булып Бәгыремә кадалды... 2 Өметсезлек әрсезләнеп Бәрә дә килә кереп... Кулыңнан китә бар эшең... Ул тора мыскыллап көлеп, Син елыйсың үкереп. Өметсезлек – ярты үлем, Теләп-теләмәсәң дә Күрә алмыйсың үзеңне, Белә алмыйсың сәбәбен, Көне-төне эзләсәң дә... Юлбасарлар, илбасарлар Басып кергәч илемне, Өйдә – илдәге уйнашка Җанкаем янып-көенде – Иблис шашып сөенде... 3 Тарих – сәхнә, уен, имеш... Чуалган мең мәртәбә... Кемдер әйткән: «Сабыр итик, Сабырсызлык – чыгынкы тай – Сындырып тибә тәртәгә»... Сабырлар итеп саргайдым, Сарыдан якты кайгым... Кемгә барып сарылсам да, Юк бердәнбер юатучы – Кемгә кирәк аһ-ваем... Сабырлыкның чиксез чиге – Шунда ди сары алтын?! Алтын сарайлы чакларын, Кодрәт-шөһрәтле чакларын Саклый алмады халкым... Сабырлык сорыйм ялварып, Сәҗдәдә сорыйм оеп: – Сынауларны бирдең мулдан, Ярлыкагыл, – дип, – бер Ходам, Барлык-берлегең тоеп...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев