Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмышыңа әгәр язган булса сагыш...

Язмышыңа әгәр язган булса сагыш, Яба вакыт сары яулык алсу йөзгә.

1

Язмышыңа әгәр язган булса сагыш,

Яба вакыт сары яулык алсу йөзгә.

Күңел күген күкселләтеп болыт йөзә,

Аваз сала кара төндә әрсез байгыш.

Усал җилләр тәрәзәне килеп кага,

Тынлыкның да тавышыннан чыңлый колак.

Җан сыктаудан тамырларны иңләп-буйлап,

Дөрли-дөрли ут сулышлы ялкын ага.

Тилергән хис өндә түгел, төштә сыный,

Күзәнәкләр уяна да, сагыш сулый,

Әйтерсең лә куып тоткан кара каргыш.

Төннәр озын, таңнар атмый интектерә,

Торган йортың кайчак гүя була төрмә,

Ялгызлыкка дучар булсаң әгәр ялгыш.

2

Җилләр исә дулый-дулый, болыт тузгый,

Өзеләләр яфраклары агачымның,

Җиргә төшә әҗереме адашуның,

Кемнәр әйткән, гомер, диеп, зая узмый.

Өшегәндә тәнем түгел, җаным туңып,

Сыенырлык, җылытырлык юк якыным.

Саран ай да жәлләп сибә нур-яктысын.

Салкын мендәр, эчем-тышым ялкынлы ут.

Айлар арты еллар ага алга таба,

Вакыт җитез болан кебек һаман чаба,

Син еракта башка ярлар куенында.

Сөю эзләп, назлар көтеп узган гомер,

Юанганмын, бер килмәсә, дип, бер килер,

Югалтулар отканмын фал уенында.

3

Чәчләремә бәс төшкәндә, син җан өрдең,

Йөгереп кердем дөрләп янган ут эченә,

Кергән идең син күптәннән бер төшемә,

Мин ул чакта ак гөлләрдән такыя үрдем.

Ак чәчәкләр – аклык төсе. Якты хисне

Сакларсың дип уйлап йөрдем гомер буе.

И тансык яр, сиздеңме син минем уйны,

Укыганда күзләремнән серле кичне.

Дулкын-дулкын хисләр ташый күңелемнән,

Үзем куркам чайпалыплар түгелүдән,

Тибрәттең дә сабый сыман кочагыңда.

Соң мәртәбә йөрәгемә ялкын капты,

Күкрәгемдә җырчы былбыл канат какты,

Янам дөрләп ялкынлы ут учагында.  

"КУ" 9 (сентябрь), 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев