Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Таң чыкларын киптерәм, Болында учак яктым. Учларымда эретәм Томанын туган якның. Чишмә янында күрәм Көянтәле бер кызны. Чылтыратып чиләген, Кулларын күккә сузды. Ак шәл сыман ак томан Шуып төште иңеннән. Нур чәчелде ирене Читендәге миңеннән.

Рәшит БӘШӘР (1949) – шагыйрь һәм прозаик; «Сандугачлы бишек», «Ачык капка», «Былбыл оясы» һ.б. китаплар авторы. А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Чаллыда яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев