***

Кар төшә дә эри, Кар төшә дә эри... Әйтәлми дә кала Әйтерен дә берни... Әйтере югыйсә Җыелган бихисап... Бөтереп, тузгытып Иләмсез җил исә... Җилгә әйттең ни дә, Әйтмәдең ни җилгә – Үчегеп көлә ул, Йә ачынып тиргәп... Җилнең йөгәне юк, Юк җил дилбегәсе... Җилнең бар белгәне – Каерып бөгәсе... ...Күз ачып йомганчы Кар төшә дә эри... Көзне лач елатып, Карусыз җил йөри...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: