***

Кояшлы күлләвектә, нур тамчыларын чәчрәтеп,

чырык-чырык коенган

нәни соры чыпчыктан көнләшер көн

килер дип кем уйлаган...

Җиһанны сискәндереп, сайрар кошлар өздерә,

сиреньнәр, миләшләр шау чәчәктә...

Тыңла, хозурлан югыйсә!

Ә юк,

Соры чыпчыкка исем китеп басып торам.

И исәр!

Алай дисәң,

кем аңлаган бу күңелне, йөрәкне,

Нәкъ шул мизгелдә җанга ни кирәкне...

Кем уйлаган...

Әйе, кем уйлаган килер дип көн:

шашар чиккә җитү

шул уйлардан...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: