Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Ничә тәүлек айный алмый йөрим ятлар аша мине «Үзгәргәнме?!» – диеп соравыңнан!..

Тәңгәллеген әйтәм: кыш һәм синең!

Салкынлыктан куырылган тиле

мәлем искә төшә, юкса йөз ел

күргән дә юк, ишеткән дә сине.

 

Инде оныткандай... Танысам да, томан аша гына

чалымлана ала чалымнарың.

Тик хушбуй исең?! Әллә кыш исеме?!

Синең исең бүтән табылмады...

 

Сарылмады синең җаныңа да

башка җылы миннән башкалардан.

...Кышны әйтәм, тик ул гына дулап

буран вальсын шулай башкарала...

 

Башкалада ак кыш – шуны сөйлик,

хәл-әхвәлләр сорашырга соңарылган.

Юкса... ничә тәүлек айный алмый йөрим ятлар аша мине

«Үзгәргәнме?!» – диеп соравыңнан!..

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев