Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Үз-үземнән тәмам арган чакта миңа кайтып егылырга күңелеңнең бер почмагын калдыр...

Бу дөньяның үзеңә үз булган

почмагына чакыр.

Кояшсызлык талчыктырды

һәм... төкәнде сабыр...

 

Туктап калды күчәрендә

зыр-зыр килгән галәм.

Мин бүгенге көлүемне иртәгәдән

тик әҗәткә алам.

 

Тәмам ятлык, тик мең катлы

бу җан тота-каба:

нидер эзли, нидер таба

икебезгә таман.

 

Һаман Сине күргән саен

күбрәк сагынып калам.

Олыгаям. Әллә үз-үземне алдый,

әллә аңлый алам:

меңгә телгән сәгатьләрең,

сәбәпләрең бардыр!..

Тик... үз-үземнән тәмам арган чакта миңа

кайтып егылырга күңелеңнең

бер почмагын калдыр...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев