Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Көзге озын төндә йоклый алмый газаплану хәлен кем белә?

Көзге көннәр көн дә кыскара шул,

Озыная көзге төн генә.

Көзге озын төндә йоклый алмый

Газаплану хәлен кем белә?

 

Озыная төне, озыная,

Кыскарта бит Раббым көз көнен.

Көзге көннәр чамасына үлчәп,

Кыскаруын сизәм гомернең.

 

Кыскаруы гына түгел хәтта,

Бетүе дә инде җитәдер.

Сиксәнгәчә яшим, дия идем –

Тулып үтте инде сиксән бер.

 

...Бүген әле әрәмәлек күрдем,

Әйтерсең лә кабат килгән җәй.

Гомер өстәп анда кәккүк йөри:

Яшә әле бераз, дигәндәй.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев