***

Мин сөйләшеп йөрим икән синең белән.

Күңелемнән. Берәм-берәм

көннәр арты көннәр үтә тора.

Хәл белешер кешең бармы?!. Бүген

кемнәр сиңа мине оныттыра?!.

Ярап тора аклы-каралы төш, имеш.

Төсле төшләр күреп күнек тә син!

Кырау төшкән күңел киңлегеңне меңенче кат

тыным белән килә эретәсем.

Элек тә син шундый идең микән?!

Кар салкыны өтә үзәгемне.

Мин шулкадәр көтеп күшеккәнмен

«Бик сагындым!» дигән сүзләреңне.

Синдә түгел бүген, үз җанымда

битарафлык сискәндерде кинәт.

Өйрәт! Кабат кабынырга өйрәт мине,

үз-үземдә табылырга өйрәт!..

Кирәк миңа, һава кебек кирәк,

тетрәү, дертләү, дөрләү – элеккечә.

Йөрәк тутыгырга мөмкин юкса,

сулыш алган чакта көчкә-көчкә...

Өстә миңа тик бер тамчы җылы

(дөньям җуйган бөтен атомнарын...)

Син күрәсең инде миндә күптән

җан тетрәтеп вулкан атылмавын.

Ят булмавым таны. Үткәннәрең

яшәгәнгә көлүемә төреп,

йә, бер сөйләш әле минем белән,

онытылып. Нәкъ элекке кебек...

Болай гына. Бер хәлемне белеп,

барлыгыңны хет исемә төшер!

дип сөйләшеп йөрим икән синең белән

күңелемнән генә. Кичер...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: