Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Мин үземне бу дөньяга кирәк итеп тоймыйм...

Бөтенләйгә түгел, бер сәгатькә

Мин дусларсыз калдым,

Бөтенләйгә түгел, бер сәгатькә

Мин дошмансыз калдым.

Бүлмә тып-тын, ә тәрәздә тик төн,

Сәгать вакыт саный,

Ялгыз калдың, ялгыз калдың, диеп,

Әйтерсең лә яный.

Мин бу төннең йолдызларын күрмим,

Аен күрмим аның,

Болытларын һәм утларын күрмим,

Таңын күрмим аның.

Иң яман һәм иң куркыныч

Бер бушлыкта йөзәм.

Яхшылык һәм явызлыкны сизмим,

Мин ялгызлык сизәм.

Кайгыру юк, шатлану юк,

Күз яше дә коймыйм,

Мин үземне бу дөньяга

Кирәк итеп тоймыйм.

Бер сәгатьнең минутларын санап,

Дошманымны көтәм,

һәр минутның секундларын санап,

Дусларымны көтәм.

 

Халисә Мөдәррисованың 1975 елның 3 санында басылган шигыре

 

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев