***

Башкаларга булыйм, әйдә,

Бер гайбәт сүзе генә.

Үзең генә бел син мине

һәм аңла үзең генә.

 

Үзең генә таны мине,

Аер төн карасыннан,

Карашымны эзләп тап син

Мең күзләр арасыннан.

 

Серле дөнья бул син миңа,

Мәңге ачылмас тылсым,

Юллар читкә каерса да,

Ерак-якыным бул син.

 

Күңелемә канат куяр

Сорнаем моңнары бул,

Болытлы да, кояшлы да

Иң матур җырларым бул.

 

Бер кеше дә белми торган

Күңелем өмете бул,

Минем өчен гади түгел,

Әкият егете бул.

 

Тик миндә генә ялгышма,

Мин түгел иң зур йолдыз,

Юк, серләр эзләмә миннән,

Мин гади генә бер кыз!

 

Йолдыз димә, кояш димә,

Алтын да көмеш димә,

Ничек бармын, шулай ярат,

Бары шул килеш кенә.

 

 

Халисә Мөдәррисованың 1975 елның 3 санында басылган шигыре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: