Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Яшен үтте телеп күгемне...

Тәрәзәмне каерып давыл керде

Дер селкетеп тынган күңелне.

Йокы баскан күзне чагылдырып,

Яшен үтте телеп күгемне.

 

Тәрәзәмне каерып давыл керде,

Давыл эзли үзенә тиңнәрен,

Син куркынып күзләремә бактың,

Тик аларда курку күрмәдең.

 

Син алардан юаш курку көтмә,

Ул күзләрдә ялкын, күз-күмер,

Тын күлеңнең төнбоегы түгел,

Диңгез акчарлагы бу күңел.

 

Тәрәзәмне каерып давыл керде,

Давыл аңлый минем җанымны,

Тәрәзәмне барып ябып куйдың,

Тик туктатып кара давылны...

 

 

Халисә Мөдәррисованың 1975 елның 3 санында басылган шигыре

 

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев