Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы...

...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы,

җан иясе кебек син миңа,

дулкын яллы атлар табуныдай,

бер ыргыла диңгез, бер тына...

Күңел-байтал сиңа тартыла...

 

Кыя-ташка бәрелеп чәчрисең дә

комлы ярга килеп ятасың,

серле дөнья, серле дәрья – диңгез,

сер сандыгың кемгә ачарсың?

Комлы ярда ниләр сызасың?

 

Синең тиңең, диңгез – текә таулар,

ә мин сиңа сәер бер балык,

яр буенда каләм тибрәтүче,

аңлап түгел, тоеп, сокланып...

Төпсез төпкелләрдә югалып...

 

Сине, диңгез,

мин бер аңлармын да,

җан

җиһанда тамчы булганда,

Син һәм Җиһан – Мин һәм Синең кебек,

мин аңлармын ...күктә туганда...

...Бер тамчыдан хасил туганнар...

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев