Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Күңел ул – кыр. Кайчак бушап кала...

Күңел ул – кош. Күңел канатлана.
Күңел ул – кыр. Кайчак бушап кала.
Күңел – болын. Күңелемдә гөлләр.
Күңел – китап. Күңел тулы сүзләр.
Күңел ул – күк. Күңел иксез-чиксез.
Күңел – дәрья. Күңел төпсез-иңсез.
Күңел – диңгез. Күңел дулкынлана.
Күңел ул – мин. Әрним йә шатланам.
Күңел ул – көй. Көйләрдә моң-сагыш.
Күңел – ишек. Ярымачык чагы...

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев