Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Мәхәббәтнең... мәңгелеген эзли, гүя белми үзенең үләсен...

Кошлар китә – кайта... Таңнар ата,

Җир әйләнә, сулар чайкала.

Гомер – фани: кеше килә – китә,

Кояш кала күктә, ай кала.

Гомер уза. Кеше атлап уза

Мәңгелек чал дөнья өстеннән:

Сигезенче – яңа төсне эзли

Җәйгорларның җиде төсеннән.

Яшәешнең иң камилен эзли,

Бәхетләрнең эзли келәсен.

Мәхәббәтнең... мәңгелеген эзли,

Гүя белми үзенең үләсен...

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев