Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Иҗат өчен йөрәк кушу кирәк, Баш эшләтү кирәк иренми!

Корал эшли, ир мактана.

Мәкаль.

 

Өстәлемнән каләмемне алып:

Эш коралым, диеп уйландым.

...Каләмемне өстәлемә ташлап:

«Эшлә!» – дигән булып кыландым.

Өстәлемдә – каләм, ак кәгазьдә

Ярты юл да шигырь күренми.

Иҗат өчен йөрәк кушу кирәк,

Баш эшләтү кирәк иренми!

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев