Логотип Казан Утлары
Шигърият

* * *

Ул Кырык толым үреп Ефәк чәчен, Дала буйлап чапты...

Ул
Кырык толым үреп
Ефәк чәчен,
Дала буйлап чапты...

Иңнәренә салган ак яулыгын Кылганнарга япты...

Аяз күңеле аяз күкләр күзләп,

Офыкларга бакты.
Күктә болыт иде:
Яңгыр катыш

Күз яшьләре акты...

Каты камыл өтте табаннарын,

Итәгенә сырганаклар сарды.

Туктамады...

Үҗәтләнеп бары

Сукмак ярып барды...

Һаман барды...

Ачы җилләр
Нәзек иңнәреннән
Әй, какты ла, какты.
Ышык күренмәде.

Җылы да юк...

Тик өмете – якты!

...Туктатмагыз, чапсын...

Хыялына – аяз күкләренә

Беркөн җитәр әле.
Җилләре дә сөеп, назлап исәр,

Яңгыры да үтеп китәр әле...

Гөләндәм ГАЛИЕВА

"КУ" июль, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев