Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Зинһар тынма, суз җырыңны Күңелнең тулган чагы. Әйдә, өстә моң ташкынын, Янсын йөрәк учагы.

Легендар җырчы Илһам Шакиров вафат.

Әлеге шигъри юллар аның 80 яшьлек юбилеена язылган иде...

Зинһар тынма, суз җырыңны
Күңелнең тулган чагы.
Әйдә, өстә моң ташкынын,
Янсын йөрәк учагы.
Тетрәнсен күңел кыллары,
Ирләр дә елый белә.
Сүз дә түгел, көй дә түгел,
Синнән бит моң түгелә.
Моң түгелә һәм күңелне
Айкый зилзилә кебек.
Җыр агыла һәм бу җырда
Тарих сизелә кебек.
Зинһар тынма, суз җырыңны.

Фото: shubino-video.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев