Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Киткәнеңә күпме вакыт үтте. Үзгәрдеме дөнья? Үзгәрде!

Киткәнеңә күпме вакыт үтте.

Үзгәрдеме дөнья?

Үзгәрде!

Шау чәчәкле җәй башында калдым,

Инде көтеп торам көзләрне.

Киткәнеңә күпме гомер үтте, –

Синле гасыр күчте тарихка.

Син китте дип, туктамады вакыт...

Бармас төсле иде карыш та!..

Киткәнеңә күпме еллар үтте,

Күпме еллар өтте бәгырьне!

Көзләремә карап басып торам.

...Син җәйләрдә калдың, кадерлем.


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев